news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә дүрт ир-ат коронавирустан үлгән

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 1781 кешегә җиткән.

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе аркасында тагын дүрт үлем очрагы расланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, коронавирустан 1936, 1938, 1945 һәм 1959 елгы ир-атлар вафат булган.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 1781 кешегә җиткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100