news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә 48 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

22 кеше хастаханәгә озатылган, 26 кеше өендә дәвалана.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 48 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«22 кеше хастаханәгә озатылган, 26 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

2021 елның 31 августына булган мәгълүматлар буенча, төбәктә пандемия башланганнан бирле авыруның 25 465 очрагы рәсми рәвештә расланган.

Татарстанда барлыгы 993 255 кеше вакцина ясаткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100