news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә 46 кеше Covid-19 инфекциясе йоктырган

Яңа очракларның күбесе Казан, Яшел Үзән һәм Чаллыга туры килә.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 46 яңа очрагы ачыкланган.

«13 кеше хастаханәгә салынган, 33 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

46 кешенең 11е — Казанда, җидесе — Яшел Үзән районында, алтысы Чаллыда яши. Шулай ук Азнакай, Әлки, Әлмәт, Буа, Кама Тамагы, Лаеш, Менделеевск, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Тукай һәм Ютазы районнарында зарарлануның яңа очраклары ачыкланган.

Пандемия вакытында республикада Covid-19 инфекциясенең 19 021 очрагы теркәлгән. 15 790 кеше терелгән.

Татарстанда 113 215 кеше вакцина алган, шул исәптән 1346 кеше узган тәүлектә ясаткан. 75 364 кеше прививканың икенче дозасын алган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100