news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы тәүлектә 2 545 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Бер тәүлек эчендә 3 101 пациент терелгән.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 2 545 яңа очрагы ачыкланган.

Узган тәүлектә республикада коронавирус инфекциясе йоктыруның 2 545 яңа очрагы теркәлде. Шул рәвешле, республикада әлеге вирусны эләктергән кешеләрнең гомуми саны 108 612гә җитте. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Владимир Жаворонков коронавирустан узган тәүлектә 3 101 пациентның терелүен әйтте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot