news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә 103 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 28 239 очрагы расланган.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 103 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«25 кеше хастаханәгә озатылган, 78 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 47, Чаллыда — 24, Түбән Кама районында — сигез, Яшел Үзән районында — алты, Тукай районында дүрт очрак ачыкланган. Республиканың барлыгы 14 муниципалитетында коронавирусның яңа очраклары теркәлгән.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 28 239 очрагы расланган, 23 882 кеше (шуларның 39ы — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 1 171 872 кеше (шуларның 20 010сы — узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 974 713 кеше икенче дозаны да алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100