news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы стадияләрдә ачыкланган яман шеш саны кимегән

2019 елда ракның иң күп теркәлгән төрләре билгеле.

Татарстанда соңгы стадияләрдә ачыкланган яман шеш саны кимегән
Султан Исхаков

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Узган 2019 елгы күрсәткечләр буенча, азган, соңгы стадияләргә җиткән яман шеш саны, алдагы ел белән чагыштырганда, 2,8 процентка кимегән. Былтыр ачыкланган онкологик авыруларның 27 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында матбугат очрашуында билгеле булды.

2019 елда яман шеш авыруы, 2018 ел белән чагыштырганда, 1,1 процентка арткан. Былтыр ул 100 мең кешегә 423,3 очрак, 2018 елда 100 мең кешегә 418,5 очрак тәшкил иткән. Авырулар күрсәткече артса да, ракны соңга калган, азган стадияләрдә ачыклау кимегән, чир башлангыч стадиядә күбрәк теркәлә.

Идел буе федераль округының штаттан тыш баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясе директоры Рөстәм Хәсәнов әйтүенчә, күрсәткечләр артуына гаҗәпләнергә кирәкми, бу чирне ачыклау яхшыруы белән аңлатыла.

«20 ел элек Татарстанда авыру күрсәткечләре хәзергегә караганда ике тапкыр кимрәк иде, шул ук вакытта Европа илләрендә авыру күрсәткечләре бездәгегә караганда ике тапкыр күбрәк. Ә бу илләрдә уртача гомер озынлыгы 82,5 яшь», — диде Рөстәм Хәсәнов.

Авырулар структурасында тире рагы беренче урында — 13,9 процент, юан эчәктә шеш — 13,2 процент, сөт бизләре рагы — 12,2 процент, үпкә онкологиясе — 9,5 процент, хатын-кыз җенси әгъзаларында яман шеш — 9 процент, ашказан рагы — 6,3 процент, мәни бизе — 5,9 процент тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100