news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы биш елда торак-коммуналь хезмәтләр бәясе 16 процентка арткан

Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе сүзләренчә, иң күп чыгымнар җылылык белән тәэмин итү һәм кайнар су өчен түләүгә тотыла.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев сүзләренчә, республикада соңгы биш ел эчендә торак-коммуналь хезмәтләр бәясе 16 процентка кыйммәтләнгән.

«Республикада яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләргә тоткан чыгымнарын анализладык. Ягулык, торак һәм азык-төлек бәяләренең артуы, инфляция процессларына карамастан, соңгы биш елда төбәктә коммуналь хезмәтләрнең бәясе 16 процентка артты», — диде ул бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта.

Груничев сүзләренчә, иң күп чыгымнар җылылык белән тәэмин итү һәм кайнар су өчен түләүгә туры килә.

«Коммуналь хезмәтләр структурасына анализ ясау күрсәткәнчә, үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин ителгән уртача статистик гаилә өчен түләүнең иң күп өлешен (30 проценттан артык) ягып җылыту ала. Иң азын — каты коммуналь калдыклар белән эш итү (5 проценттан азрак). Исәп-хисап Казан шәһәре мисалында ясалды», — диде ул.

  • Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендә кебек үк, 1 июльдән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен бәяләр артты. Оешмаларда коммуналь хезмәтләргә тарифлар төрле булырга мөмкин.
news_right_1
news_right_2
news_bot