Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда соңгы атнада 19 кеше агуланып үлгән
26 ноябрь-2 декабрь көннәрендә Татарстанда химик матдәләр белән агулануның 84 очрагы теркәлгән
(Казан, 6 декабрь, «Татар-информ»). Токсикологик мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 26 ноябрь-2 декабрь көннәрендә Татарстанда химик матдәләр белән агулануның 84 очрагы теркәлгән. Алар арасыннан 34 – исерткеч эчемлекләр һәм ялган аракы, 8 – наркотиклар, 27 - дару препаратларын, 15 кеше башка матдәләр кулланып агуланган.
Химик матдәләр белән агуланучылар арасында 51 ир-ат һәм 33 хатын-кыз, шул исәптән 8 бала һәм яшүсмер булган. 19 кеше агуланып үлгән, дип хәбәр итә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз