news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы 90 елда югалган авыллар саны 1400гә җиткән – тарихчы Рафаэль Шәйдуллин

Апрель аенда "Татарстанның югалган торак пунктлары" белешмәлегенең яңа, тулыландырылган редакциясе дөнья күрәчәк.

Татарстанда соңгы 90 елда югалган авыллар саны 1400гә җиткән – тарихчы Рафаэль Шәйдуллин
Ильнар Тухбатов

(Казан, 6 апрель, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Татарстанда югалган торак пунктлар турында мәгълүматларны туплаган белешмә китапның яңартылган редакциясе апрель аенда дөнья күрәчәк. Бу хакта югалган авыллар проблемасына багышлап, “Безнең мирас” журналы редакциясендә узган “түгәрәк өстәл”дә тарих фәннәре докторы Рафаэль Шәйдуллин хәбәр итте. Фикер алышуда әлеге мәсьәләгә битараф булмаган галимнәр, төбәкчеләр, язучылар һәм журналистлар катнашты.

Тәүге “Татарстанның югалган торак пунктлары” белешмәлеге Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан 2016 елда нәшер ителгән иде. Ул 1920 елдан башлап 2010 елга кадәр аралыкта юкка чыккан меңгә якын торак пункт турында мәгълүматларны үз эченә ала. Быел исә белешмәлек тулыландырылып, 308 битлек китап итеп әзерләнгән. Рафаэль Шәйдуллин анда 1200 чамасы авыл турында мәгълүмат кергәнен әйтә. Авылларның административ-территориаль урыны, заманында анда яшәгән халык саны һәм юкка чыккан вакыты турында белешмәләр китерелгән.

– Чынлыкта Татарстанда юкка чыккан авыллар 1300-1400 булырга тиеш, шуңа күрә әле бу өлкәдә тарихчыларга өйрәнергә-эзләнергә җирлек бар. Бүгенге көндә дә республикада 300гә якын авыл юкка чыгу алдында тора: ул 10 кешелек авыллар. Димәк, бу мәсьәлә үзенең актуальлеген югалтмый, – ди галим.

Татарстанда югалган авылларны барлау белән Энциклопедия институты 2013 елда шөгыльләнә башлаган иде. Ул вакыттагы проект нигезендә, Интернетта “Татарстанның югалган авыллары” сайты барлыкка килде. Туган як тарихын өйрәнүчеләрдән теләгән һәркем анда үзе белгән мәгълүматларны урнаштыра ала. 2015 ел башына сайтта 500ләп авыл турында азмы-күпме мәгълүмат тупланды. “2014–2016 елларга Татар халкының милли үзенчәлеген саклау” дәүләт программасы кабул ителгәч, галимнәргә белешмәлек әзерләп бастырырга мөмкинлек туды. 

Мәгълүм булганча, бүгенге республика территориясе 43 муниципаль районга һәм Казан, Чаллы кебек ике шәһәр округына бүленгән. Татарстанның соңгы 90-100 елдагы административ бүленешен өйрәнгән Рафаэль Шәйдуллин: “Төрле заманнар булган, кайбер чорда Татарстанда 30 район, ә кайвакыт аларның саны 70кә дә җиткән. Районнарны үзгәртеп корып, күпме акча әрәмгә киткән, шулар исәбенә никадәр авылны саклап калып булыр иде”, – дигән фикерләре белән уртаклаша. 

– Тарихтан күренгәнчә, безнең илдә иң яраткан сүз – оптимизация. Колхозлаштыру елларында бик күп татар авыллары барлыкка килә. 1949-1953 елларда шулар яңадан берләштерелә башлый. Аннан авылларда шәһәр шартларын булдыру турында хыялланган Хрущев чоры җитә. Ул ил белән идарә иткәндә “перспективасыз авылларга” көн бетә. Шәһәрләргә якын урнашу сәбәпле юкка чыккан авыл һәм бистәләр дә шактый. Идел һәм Кама елгаларында суны күтәргәндә шулай ук бихисап авыл су астында кала. Бәлки, югалган авылларның тарихын өйрәнсәк, аларның кайберләрен торгызу мөмкинлеге дә булыр. Белешмә чыганаклар исә, алга таба эзләнергә, тарихчыларга, туган як тарихын өйрәнүчеләргә, нәселен барлаган кешеләргә этәргеч бирер. Һичьюгы, югалган авылларның урыннарына истәлекле тамгалар кую күркәм традициягә әверелер дип өметләнәбез, – ди Рафаэль Шәйдуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100