news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы 7 елда урман янгыннары чыкмаган

Бу – урман күзәтчелеге хезмәткәрләренең оператив эшләү нәтиҗәсе, ди урман хуҗалыгы министры урынбасары.

Татарстанда соңгы 7 елда урман янгыннары чыкмаган
Султан Исхаков

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда соңгы 7 елда урман янгыннары чыкмаган. Бу хакта бүген “Татар-информ”да урман хуҗалыгы министрлыгының ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов хәбәр итте.

“Республика хөкүмәте, урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, профилактик чаралар һәм контроль аркасында, республикада урман янгыннарына юл куелмады”, – диде урынбасар.

Шул ук вакытта ул Татарстан урман фонды чик территорияләрендә килеп чыккан янгын очраклары турында да билгеләп узды. Әйтик, быел мондый очраклар ике тапкырга артып, 309 очракны тәшкил итә. Аның каравы, янгын мәйданнары кимегән. Нибары – 0,4 гектар зыян күргән. Ә 2012 елда 34 янгын очрагы чыгып, гомуми мәйдан 29,9 гектарны тәшкил иткән. 2016 елда 181 янгын очрагы теркәлеп, 17,1 гектар урман фонды чик территориясе зыян күргән.

Әмир Бәдретдинов сүзләренчә, соңгы 5-7 елда урманнар торышына климат үзгәрү, язгы-җәйге чордагы дәвамлы корылык тәэсир итә.

“Шулай да урманда янгын очраклары артып та, аз мәйданның зыян күрүе – урман хезмәтенең тиз арада эш итүендә”, – диде урынбасар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100