Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда соңгы 30 ел эчендә беренче тапкыр ВИЧ авыруы кимүе күзәтелә
2019 елда ВИЧ 1085 кешедә ачыкланган.
(Казан, 23 гыйнвар, Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда соңгы 30 ел эчендә беренче тапкыр ВИЧ авыруы 9 процентка кимегән. Бу хакта Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең коллегия утырышында ведомство җитәкчесе Марина Патяшина әйтте.
Соңгы елларда инфекцияне ачыклау нәтиҗәлелеге дүрт тапкыр арткан. 2019 елда ВИЧ 1085 кешедә ачыкланган. СПИД үзәктә учетта барлыгы 14 мең кеше тора.
Татарстанда ВИЧ авыруы Россия буенча уртача күрсәткечләрдән түбән булуы әйтелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз