news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы 100 елдагы сәяси лидерларның биографияләре бер китапка тупланды

Әлеге белешмәлек ТАССРның 100 еллыгына әзерләнгән китаплар сериясеннән нәшер ителде.

(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең Татарстан төбәк бүлеге "Татарстанның иҗтимагый-сәяси лидерлары (2017-2017 еллар)" исемле китап чыгарган. Китапның авторы – Россия Федерациясе Хәрби-тарихи фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, Татарстанның Куркынычсызлык саклау хезмәте ветераннары советы рәисе урынбасары Игорь Милмөхәммәтов. Автор “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә китапның кыскача биографик белешмәлек булуы турында әйтте.

Игорь Милмөхәммәтов китапның ТАССРның 100 еллыгы якынлашу уңаеннан дөнья күрүен билгеләп узды. Автор әйтүенчә, 100 ел эчендә Татарстан лидерлары турында китап язу идеясен аңа дусты мәрхүм Анатолий Иванов тәкъдим иткән булган. Китап киң катлау укучылар, тарихчылар, социологлар, гуманитар факультет студентлары өчен файдалы булачак.

Китапка 189 җитәкче турында мәгълүмат кертелгән. Бу закон чыгару һәм башкарма хакимият югары органнары җитәкчеләре, 1917-2017 елларда Татарстанның партия, профсоюз һәм комсомол эшлеклекләре. Игорь Милмөхәммәтов әйтүенчә, китапка кертелгән шәхесләрнең 60ы репрессиягә дучар булган кешеләр. “ТАССРның Үзәк башкарма комитет президиумы рәисеннән башладым, аннары алар Югары Совет, Югары Совет Президиумы, Дәүләт Советы Рәисләренә әверелде. Куркынычсызлык советы секретарьларын барлап чыктым, Халык Комиссарлары советы, Министрлар Кабинеты җитәкчеләрен, аннары коммунистик партия юлбашчылары турында мәгълүмат тупладым. Казан шәһәре комитеты, Казан губернасы, Казан администрацияләре җитәкчеләре, профсоюз җитәкчеләренә барып җиттем. Комсомол юлбашчыларын керттем. Китапта төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр бар, бу хезмәт алар турында кыскача биографик белешмәлек рәвешендә булды”, - дип сөйләде Игорь Милмөхәммәтов.

Китап 100 данә тираж белән чыккан булган. Автор сүзләреннән аңлашылганча, китап киләчәктә каты тышлыкта да нәшер ителергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100