news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы 10 елда волонтерлар саны тугыз тапкырга арткан

2007 елда аларның саны 5147 булган, ә 2017 елда әлеге исемлекне 46 мең 735 кеше тулыландырган.

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарстанда соңгы 10 елда ирекле ярдәмчеләр (волонтерлар) саны тугыз тапкырга арткан. Бу хакта бүген ТР Иҗтимагый палатасының йомгаклау утырышында ТР Иҗтимагый палатасының яшьләр сәясәте һәм патриотик тәрбия буенча комиссия рәисе Анна Синеглазова хәбәр итте.

  • 2007 елда аларның саны 5147 булган, ә 2017 елда әлеге исемлекне 46 мең 735 кеше тулыландырган.

“Татарстанда соңгы 10 елда ирекле ярдәмчеләр саны тугыз тапкырга арткан. Ирекле ярдәмчеләр сафлары көннән-көн яшьләр белән тулылана. Аларның якынча 90 проценты - 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәр. Хәзерге вакытта бөтен республика буенча 900 гә якын ирекле берләшмә бар. Шуларның 671 е – мәктәп, 106 сы – югары уку йортлары һәм ссузларныкы, калган 25е – иҗтимагый оешмалар каршында эшли”, - диде ул.

Анна Синеглазова Татарстан Иҗтимагый палатасы һәм республиканың Яшьләр эшләре министрлыгына актив эшләүче ирекле ярдәмчеләрне бүләкләргә тәкъдим итте.

“Аларга күп әйбер кирәкми. Бары тик рәхмәт хаты, диплом, сертификат бирергә һәм гади "рәхмәт" сүзе әйтергә дә була. Яңа ел алдыннан яшьләрне җыярга һәм бүләкләү чарасы үткәрергә кирәк. Бу - муниципаль иҗтимагый советларның мөһим бурычы. Без булачак гражданнарыбызны үстерәбез, алар хәзер үк үзләренең дәүләткә һәм җәмгыятькә кирәклеген белергә тиеш”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100