news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда СМС-пропуск мәгълүматлар базасын бетерү буенча махсус комиссия төзеләчәк

Система татарстанлыларның исем-фамилия һәм атасының исемен, аларның өй адресларын һәм паспорт мәгълүматларын үз эченә алган.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Татарстан хакимияте үз-үзеңне изоляцияләү чорында өйдән чыгу өчен цифрлы пропусклар рәсмиләштергәндә тупланган мәгълүматлар базасын бетерү өчен махсус комиссия төзиячәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин Инстаграмда үз битендә хәбәр итте.

«Хәзер махсус төзелгән комиссия катнашында цифрлы үткәргечләрнең мәгълүматлар базасын бетерү датасы турында карар кабул ителә. Бу хакта без сезгә өстәмә рәвештә җиткерәчәкбез», — дип мөрәҗәгать итте Хәйруллин абунәчеләргә.

Система татарстанлыларның исем-фамилия һәм атасының исемен, аларның өй адресларын һәм паспорт мәгълүматларын үз эченә алган. Министр сүзләренчә, системаны республиканың 1,7 миллионнан артык кешесе куллана. Сервис гамәлдә булган вакытта 13,7 миллионнан артык  пропуск бирелгән.

Татарстанда цифрлы үткәргечләр системасы 2020 елның 1 апрелендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсеннән соң эшли башлады. Сервисны эшләү белән Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белгечләре Цифрлы трансформация үзәге һәм «Ак Барс» банкы цифрлы командасы белән берлектә шөгыльләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100