news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда “Скания” һәм “ундүртенче” автомобиль бәрелешкән

Җиңел машина йөртүчесе һәлакәт урынында ук үлгән

  (Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Мамадыш районында булган юл-транспорт һәлакәтендә 1990 елгы егет үлгән.
ТР ЮХИДИ пропаганда бүлеге хәбәр иткәнчә, һәлакәт кичә 3.30 сәгатьтә булган. Якынча мәгълүматларга караганда, Мәскәү-Уфа автоюлының 965 нче километрында “ВАЗ-2114” автомобиленең яшь йөртүчесе тизлеген арттырып каршы як полосага чыккан һәм 1980 елга ир-ат идарәсендәге “Скания” йөк машинасына бәрелгән.
Кара-каршы бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесенең шунда ук гомере өзелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot