news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сишәмбегә кадәр кар һәм яңгыр явачак

Татарстанда ял көннәрендә яңгыр явачак. Һава торышы сишәмбе көнне генә үзгәрәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Иртәгә республикада көчле җил, томан һәм явым-төшем көтелә.

Шимбә көнне төнлә яңгыр һәм кар явачак. Төнлә һава температурасы -3...2, көндез +4...+9 градуска кадәр булачак.

17 апрель көнне шулай ук яңгыр һәм кар явачак. Һава температурасы төнлә -2...+3кә кадәр, көндез +4...+9га кадәр булачак. Республиканың көньягында +13 градуска кадәр җылытырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot