news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сишәмбе көнне +29 градуска кадәр җылыта

Сишәмбе көнне, 29 июльдә, Татарстанда көндез температура +24 ..+29 градус җылы булачак, диелә ТР Гидрометеорология үзәге фаразында.

Җил төньяк, төньяк-көнчыгыштан исә. Аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, әмма көндез ул урыны-урыны белән 14 метрга кадәр көчәячәк.

Явым-төшем көтелми.

news_right_1
news_right_2
news_bot