news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сирәк токымлы атлар фермасын үстерәләр

Татарстанда сирәк токымлы атлар фермасын үстерәләр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның Кама Тамагы районында сирәк токымлы атлар фермасын үстерәләр. Аның хуҗасы, эшкуар Руслан Нуриев ТР Инвестицион үсеш агентлыгындагы муниципаль сәгатьтә шулай дип белдерде.

«Мондый атларның берсе 2,5 миллион сумнан артык тора. Алар бик сирәк очрый, хәтта Татарстанда да мондый атлар юк», - дип искәртте Нуриев.

Ферманы бу җәйдә Идел култыгы буенда 20 гектарлы участокта төзегәннәр. Анда 28 ат бар инде. Киләчәктә биредә Першерон һәм Брабансон токымлы авыр йөк атлары үрчетергә ниятлиләр.

Фермадан тыш, эшкуар әлеге урында 40-50 номерлы эко-отель дә ачарга тели. Әмма аны гамәлгә ашыру өчен өстәмә инвестицияләр кирәк, дип өстәде Нуриев.

news_right_1
news_right_2
news_bot