news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сирәк авырулы балалар өчен табибка электрон язылу ачылды

Белгечләр пациентларны билгеләнмәгән диагнозлар һәм аңлашылмый торган халәтләр белән сирәк авыруларга шикләнгәндә кабул итә.

(Казан, 5 июль, "Татар-информ"). Казандагы Балалар республика клиник хастаханәсендә консультатив сырхауханәдә сирәк авыруларны күзәтү кабинетында пациентларны консультацияләү өчен электрон язылу ачылды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матубугат хезмәте хәбәр итте.

"Билгеләнмәгән диагнозлар һәм аңлашылмый торган халәтләр белән сирәк авыруларга шикләнгәндә, шулай ук орфан авыруының диагнозы инде дәлилләнгән булганда белгечләр пациентларны кабул итәләр", диелгән әлеге хәбәрдә.

Балалар республика клиник хастаханәсенең 1нче номерлы консультатив сырхауханәсендә сирәк авыруларны күзәтү кабинеты сирәк патологиянең диагнозын билгеләү буенча педиатрларның, профильле белгечләрнең һәм пациентларның (аларның законлы вәкилләренең) тырышлыкларын координацияләү  максатын күз алдында тотып эшли. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100