news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда синоптиклар һава торышының кинәт бозылуы турында кисәтә

Бүген кичен һава шартлары бозылып, иртәгә көндез дә көчле юеш кар, бозлы яңгыр яварга мөмкин.

(Казан, 10 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары һава торышы шартларының 10 ноябрьдә кинәт бозылачагы һәм төнлә, икенче көнне иртән дә шундый хәл булачагы турында кисәтә.

Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, республика территориясендә һәм башкала Казанда урыны белән көчле юеш кар, бозлы яңгыр, яңгыр явуы фаразлана. Шулай ук бозлавык, томан, төнлә һәм иртән буран була. Күз күреме 1000 метрга кадәр генә калып начарая. Юлларда көчле бозлавык күзәтеләчәк, дип кисәтә синоптиклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot