Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда шина җитештерү 8 процентка арткан
Татарстанда 2022 елның гыйнвар-июль айларында 6,6 миллионнан күбрәк шина җитештерелгән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 8 процентка күбрәк. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында хәбәр иттеләр.
Җитештерү күләме 6 млн шина булган.
«Сатуның яңа базарларын үзләштерү стратегиясе кысаларында яңа шиналар проектлау буенча эш алып барыла. Беренче яртыеллыкта җитештерүдә 10 типоразмер үзләштерелгән. 2022 елда барлыгы 42 типоразмердагы шиналар сериясе – 42 йөк машинасы һәм 29 җиңел машина шиналары булдыру планлаштырыла», – диелә хәбәрдә.
Татарстанда шиналар җитештерү белән «Татшина» (элек – «Татнефть – Нефтехим») оешмасы шөгыльләнә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, май аенда «Татнефть» шина бизнесын «Татнефтехиминвест-холдинг»ка сатты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз