Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда шимбә ярминкәләре дәвам итә
Республикада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре сентябрь ае уртасында башланып киткән иде, хәзер алар шимбә саен 28 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Узган алты ярминкә атнасы йомгаклары буенча 592 миллион сумлык авыл хуҗалыгы товарлары сатылганы да билгеле. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Алмаз Гамиров, ярминкәләр халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерерлек итеп уздырылуын белдерде.
«Фучик урамындагы ярминкәгә халык еш һәм бик теләп йөри. Кулай һәм отышлы бәядән кирәкле азык-төлек булганга, халык нык иртә килә. Менә үзегез дә күреп торасыз, «су буе»дай чиратлар тезелә, хәтта ки, төнге икедән-өчтән шәһәр халкы ярминкәгә килә башлый. Ул вакытта сәүдә итүчеләр килеп тә җитмәгән була, гадәттә. Һәркемнең экологик яктан да сыйфатлы продукция алып каласы килә», — дип сөйләде әңгәмәдәш.

Гамиров, Юлиус Фучик урамында оештырылган ярминкә бу урында 3-4 ел буена үтүен дә ассызыклады.

Ярминкә мәйданнарында Арчадан ит, бавыр сатучы Руслан Әминов, иттә — табын яме, дип саный. Гаиләсе белән шәхси хуҗалыкларында күп итеп мал асрыйлар. «Итләр ихтыяҗ белән файдалана, авылдашлар йорттан килеп алалар. Бавыр сораучылар да шактый менә», – ди ул.
Шулай ук бал, яшелчә, кош-корт ите белән сәүдә итүче өстәлләре яныннан да кеше өзелми. Ярминкәгә сөт, бал алырга чыккан Зинаида Фролова да ярминкәләргә ял саен бара икән. «Шимбә үткән ярминкәләрдә еш булам, монда гел бер үк кешеләрдән, тикшерелгән сатучылардан алам», — диде ул.
- Авыл хуҗалыгы ярминкәләре кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү максатында үткәрелә. Бу эш «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына да туры китерелеп эшләнелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз