news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда шикәр диабетына каршы көрәш программасын 2030 елга кадәр озайттылар

Татарстанда шикәр чире белән көрәш программасын 2030 елга кадәр озайттылар. Бу рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылган ТР Министрлар Кабинеты карарыннан күренә.

Карар тексты нигезендә, 2026, 2027 һәм 2028 елларда авыру белән көрәшкә 97,6 млн, 9 млн һәм 8,4 млн сум бүлеп бирү планлаштырыла. 2029 һәм 2030 нчы елларда финанслау күләме әлегә билгеләнмәгән.

Программаның 2030 елга көтелгән нәтиҗәләре арасында – диспансер күзәтүе астында булган авырулар өлеше 94,4 процентка кадәр арту, гражданнарны глюкоза тикшерүе белән колачлау 98,7 процентка кадәр арту һәм башкалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot