news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сигез яшьлек кызны янгыннан коткарганнар

Янгын сүндерүчеләр сигез яшьлек кызны фатирдагы ут эченнән алып чыккан.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Татарстанның Югары Ослан районында янгын сүндерүчеләр сигез яшьлек кызны ут эченнән алып чыккан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Куралово авылында янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына 28 мартта килгән. Шаһитләр өч гаилә яши торган бер катлы кирпеч йорт януы хакында хәбәр иткән.

Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр ике бүлмәле фатир януын ачыклаган һәм сигез яшьлек кызны ут эченнән алып чыккан.

Янгын электр җиһазын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан дип фаразлана.  

news_right_1
news_right_2
news_bot