news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда сигез сыер урлап, Башкортстанга сатканнар

Актаныш районында полиция хезмәткәрләре мөгезле эре терлек урлау очрагын ачыклады.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Актаныш районының Түбән Яхшый авылы янындагы киртәле абзардан сигез сыерны урлап алып китеп, күрше республикага сатып җибәргәннәр. Бу хакта Татарстан полициясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Полицейскийлар ачыклаганча, 27 яшьлек ферма хезмәткәре һәм аның 25 яшьлек энесе көтүчеләргә сигез сыерны башка фермага караган күршедәге көтүлеккә куып алып китәргә кушкан. Шуннан соң 240 мең сумлык урланган терлекне күрше республикадагы бер эшкуарга сатып җибәргәннәр.

Караклыкта шикләнелүчеләргә карата «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү барган вакытта икесе дә сак астына алынган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100