news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сигез чыгарылыш сыйныф укучысы БДИны ике йөз баллга тапшырды

Татарстанда сигез чыгарылыш сыйныф укучысы БДИны ике йөз баллга тапшырды. Рус теле буенча БДИда 88 катнашучы 100 балл җыйды, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

«Казанның 94нче һәм 18нче гимназияләрен, 26нчы лицейны тәмамлаучылар рус теле һәм әдәбияты буенча ике йөз балл җыйды. Рус теле һәм химия буенча ике йөз баллны Бөгелмә районының 2 нче лицее һәм 5 нче мәктәбе, Минзәләнең 2 нче мәктәбе, 83 нче лицей, Яр Чаллының 26 нчы гимназиясе укучылары җыйды», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Быел 15 697 чыгарылыш сыйныф укучысы рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын тапшырды. 19 кеше минималь чикне узмаган. Рус теле буенча БДИның уртача баллы – 72,82.

296 кеше рус теле буенча дәүләт чыгарылыш имтиханнарын тапшырды. Уртача бәя биш баллы шкала буенча 4,34 тәшкил итте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot