news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сифилис һәм гонорея белән авыручылар саны кими

ТР дерматовенерология хезмәте 2009 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады

(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Эмма Ситдыйкова). Бүген югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү өчен белгечләр әзерләү буенча Укыту-методик үзәктә республика дерматовенерология хезмәтенең йомгаклау киңәшмәсе булды.
Киңәшмәдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Икътисади анализ һәм фаразлау идарәсе башлыгы Венера Камалетдинова, кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Владимир Трифонов катнашты.
Республика клиник тире-венерология диспансеры баш табибы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дерматовенерология һәм косметология буенча баш штаттан тыш белгече Искәндәр Миңнуллин киңәшмәдә катнашучыларны хезмәтнең эш нәтиҗәләре белән таныштырды.
Аның сүзләренә караганда, хезмәт узган ел билгеләнгән барлык планнарны үтәгән. Республикада җенси юл белән күчүче авырулардан интегүчеләрнең саны кимүгә таба барса да, икенче буын инфекцияләр хисабына күрсәткечләр Россия буенча тулаем алганга караганда югары.
Республикада сифилис һәм гонорея белән авыручылар саны кими. Узган ел Татарстанда сифилис белән авыруның – 1429, гонорея белән авыруның 3176 очрагы теркәлгән.
Хезмәттә кадрларга бәйле проблема бар. Табибларның күбесе ординатура һәм интернатураны тәмамлагач, белгечлектән китә, дип билгеләп үтте Искәндәр Миңнуллин. Бүгенге көндә республиканың ике районында табиб-дерматовенерологлар бөтенләй юк, тагын 22 районда табиблар берьюлы ике эшне башкара.
Быел ТР территориясендә махсуслаштырылган дерматовенерология хезмәте күрсәтү үзәкләренең эшен оештыру; түләүле хезмәтләрне камилләштерү һәм медицина хезмәтләренең яңа төрләрен кертү; Казанда 3 нче поликлиника бүлеге базасында Чит ил гражданнарын медицина тикшерүе үзәген ачу; бактериология лабораториясен файдалануга тапшыру күздә тотыла.




news_right_1
news_right_2
news_bot