Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда сифилис белән авыручылар саны быел 18,6 процентка арткан
Быел ун ай эчендә Татарстанда сифилис белән авыру очраклары узган елның шул чоры белән чагыштырганда 18,6 процентка артыграк. Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Әмма Роспотребнадзорда күпьеллык уртача күрсәткеч белән чагыштырганда, 2022 елда авыручылар саны 29,9 процентка кимрәк, дип өстәделәр. Татарстан халкы быел гонорея белән исә сирәгрәк (5,1 процентка) зарарланган.
Матбугат хезмәтендә җенси юл белән инфекция йогуның дүрт төре барлыгын искәрттеләр: бактериаль (сифилис, хламидиоз, микоплазмоз, уреаплазмоз, гонорея), вируслы (ВИЧ, гениталь герпес, В гепатиты, папилломавирус инфекциясе, цитомегаловирус йогышы), гөмбә инфекциясе һәм протозой (трихомониаз).
«Күңелсез диагнозлардан һәм аларның тискәре нәтиҗәләреннән саклану өчен контрацептивлар, презерватив куллану яхшырак. Иң яхшысы - тәртипле җенси тормыш алып бару», – дип өстәделәр ведомствода.
Моннан тыш, әлеге йогышлы авыруларны вакытында ачыклау мөһим. Хатын-кызларга елына бер тапкыр гинекологка, ә ирләргә урологка барырга, шулай ук В гепатитына һәм сифилиска тест бирергә киңәш итәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз