news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда шифаханәдә бушлай дәвалана алучы категорияләрне атадылар

Татарстанда шифаханәдә бушлай дәвалана алучы категорияләрне атадылар
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда яшәүче кайбер гражданнар дәүләт хисабына шифаханә-курорт дәвалануы уза ала. Бушлай юллама алу хокукына кемнәр ия булуы турында – «Татар-информ» материалында.

Шифаханәгә бушлай юллама алуга гражданнарның түбәндәге категорияләре дәгъва итә ала:

  • хәрби хәрәкәтләр вакытында инвалид статусы алучылар;
  • Бөек Ватан сугышы катнашучылары;
  • Бөек Ватан сугышы елларында хәрби объектларда хезмәт иткән яисә эшләгән гражданнар;
  • хәрби хәрәкәтләр һәм локаль конфликтлар ветераннары;
  • «Блокададагы Ленинградта яшәүче» һәм «Камалыштагы Севастопольдә яшәүче» таныклыклары ияләре;
  • бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның туганнары;
  • инвалид кешеләр, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балигъ булмаган балалар;
  • Чернобыль атом-электр станциясендәге һәлакәттә, шулай ук Семипалатинск полигонындагы атом-төш сынаулары нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләр.

Озата баручы зат өчен юллама

18 яшькә кадәрге инвалид балага яки I төркем инвалид гражданинга шифаханәдә дәвалану таләп ителгән очракта, аның белән бергә озата баручы кеше дә бушлай тора ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot