news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Швеция көннәрендә әлеге ил мәдәнияте белән танышырга мөмкин

Татарстанлаларга шведлар бай мәдәни программа тәкъдим итәргә ниятли

 (Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 14-17 апрельдә Татарстанда Швеция көннәре була. Рәсми очрашулар, семинарлар уздырудан тыш, татарстанлыларга шведлар бай мәдәни программа да тәкъдим итәргә ниятли.

Аның белән бүген “Татар-информ” МАда узган матбугат конференциясендә Швециянең Россия Федерациясендәге илчелегенең мәдәният буенча киңәшчесе Мортен Франкбю таныштырды.

Бүген сәгать 17.00 дә Казан Кремлендәге “Хәзинә” Милли сәнгать галереясында “Яшерен киңлекләр” (“Скрытые пространства”) күргәзмәсе ачыла. Анда рәссам Магнус Петерссон һәм су асты фотографы Юнас Дам хезмәтләрен күрергә мөмкин булачак.

Магнус Петерссон иҗатында чынбарлык һәм билгеләмә бирергә кыен булган дөнья чагылыш тапкан. Рәссам хәтер, тарих һәм киләчәк кебек темаларны күтәрә. Мисал өчен, “Запечатано” проектында ясалма интерьерларның 1:10 масштабында фотографияләрдә күрергә мөмкин. Көнкүреш җиһазлары һәм предметлары очраклы табылган әйберләрдән — төймәләр, картиналар, металл фурнитура һәм ачкычлардан ясалган. Алар уйлап чыгарылган ташландык утарны хәтерләтә.

Юнас Дам су асты фотографияләре буенча Европада иң яхшы фотографларның берсе санала. Ул күп еллар инде Балтыйк диңгезе төбенә чума һәм баткан корабларны фотосурәткә төшерә. Аның берничә шундый корабны шәхсән үзе табуы мәгълүм. Фотограф хезмәтләрендә XVI-XX гасыр судноларын күрергә мөмкин, аларның кайберләре әле хәзер дә танылмаган. Фотограф күпләргә таныш түгел, әмма тарихыбызның бер өлеше булган дөньяны чагылдыра. Баткан кораблар — Балтыйк диңгезендә сугышлар һәм дәүләтләр арасында булган низагларның чагылышы ул.

15-24 апрель көннәрендә эшләячәк күргәзмәдә барлыгы 37 эш урын алган.

16 апрель көнне сәгать 15.00 дә ТР Милли китапханәсендә ачык лекцияләр уздырылачак. Әлеге илгә багышланган лекцияләрдә Швеция Корольлегенең РФдагы гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Вероника Бард Брингеусның да катнашуы көтелә.

Шул ук көнне сәгать 20.00 дә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Швециянең танылган виолончельда уйнаучысы һәм җырчы Линней Уильссон концертын карарга мөмкин булачак. Ул Мария Андерссон белән чыгыш ясар дип көтелә.

16-22 апрель көнне Казанның “Мир” кинотеатрында “Шведская стенка” кинофестивале була. Кинокартиналар ТРда Швеция көннәре программасы кысаларында күрсәтелә.

Фестиваль көннәрендә тамашачыларга “За голубыми небесами”, “Девочка по вызову”, “Встреча выпускников”, “Отель”, “Не лейте слез”, “Стокгольмские истории”, “Эго”, “Ледяной дракон” кебек заманча швед картиналары тәкъдим ителә. Фильмнар швед телендә, рус субтитрлары белән күрсәтеләчәк.
Билет бәяләре 100 сум, фестиваль ачылу көнендә керү — ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100