news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Шушма елгасы пычрану факты буенча тикшерү оештырылды

Тикшерүне Татарстан Республикасының биоресурслар буенча Дәүләт комитеты алып бара.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Балтач районында төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле — Шушма елгасына пычрак сулар агызу факты буенча тикшерү оештырылган. Бу хакта ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Элегрәк республиканың Экология министрлыгы вәкилләре Кариле авылы янында Шушмадан су пробалары алган иде. Аларның анализы кислород җитмәүне һәм нитритлар, сульфатлар һәм фосфатларның рөхсәт ителгән концентрацияләренең артуын күрсәтте.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Арча» ҖЧҖ закон бозучы булып чыккан. Хәзер аңа 80 мең сумга кадәр штраф яный. Административ тикшерүне Татарстан Республикасының биоресурслар буенча Дәүләт комитеты алып бара. 

news_right_1
news_right_2
news_bot