news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шимбә көнне болытлы һәм җылы һава торышы көтелә

Төнлә термометр баганалары 12-17 градуска кадәр төшәчәк.

Татарстанда шимбә көнне болытлы һәм җылы һава торышы көтелә
Денис Бунтуков

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 8 августта, Татарстан Республикасы территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем күзәтелми, җил төньяк-көнбатыштан булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшенле яңгыр булырга мөмкин, җил юнәлеше төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан булачак», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Төнлә температура 12-17 градус җылы булуы фаразлана. Көндез һава 20-25 градуска кадәр җылыначак.

Элегрәк «Татар-информ» иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр явачак, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100