Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда шимбә көнне авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре ун мәйданчыкта үткәреләчәк.
(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ"). 24 декабрьдә Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре 10 мәйданчыкта узачак, дип хәбәр итә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
Башкаланың Совет районында ярминкә ике мәйданчыкта оештырыла: "Казан" агросәнәгать комплексы ярминкә мәйданчыгында Мамадыш, Арча, Балтач һәм Апас муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең продукциясе сатылачак һәм Дәрвишләр базары территориясе мәйданчыгында Әлки муниципаль районы товар җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.
Казанның Яңа Савин районында ярминкә Ямашев урамындагы "Бәхетле" гипермаркеты каршындагы мәйданчыкта оештырыла. Ярминкәдә Яңа Чишмә һәм Спас муниципаль районнары вәкилләре катнаша.
Авиатөзелеш районында Ленинград урамындагы "Бәхетле" гипермаркеты каршында үз продукциясен халыкка Биектау муниципаль районы фермерлары тәкъдим итәчәк.
Мәскәү районында – Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә Буа муниципаль районы товар җитештерүчеләренең продукциясен сатып алырга мөмкин булачак.
Киров районында ярминкә ике мәйданчыкта оештырыла – "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы территориядә Кама Тамагы муниципаль районы авыл хезмәтчәннәренең продукциясе сатылачак һәм икенчесе – Юдино бистәсендә.
Вахитов районында шулай ук ике мәйданчыкта оештырыла – Достоевский урамында Чехов базары артындагы парковка мәйданчыгында Алексеевск муниципаль районы товар җитештерүчеләренең продукциясе сатылачак һәм Кәрим Тинчурин исемендәге сквер каршындагы мәйданчыкта үз продукциясе белән Теләче муниципаль районы фермерлары сәүдә итәчәк.
Идел буе районында – "Чулпан" Мәдәни үзәге янындагы мәйданчыкта бу ярминкәдә үз продукциясе белән Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе катнаша.
Югарыда күрсәтелгән муниципаль районнардан тыш, һәр ярминкә мәйданчыгында агросәнәгать комплексының эре оешмалары да катнаша.
Шул ук көнне Татарстанның Чаллы шәһәрендә өч сәүдә мәйданчыгында ярминкәләр оештырыла: Сарман трактында, Галиәсгар Камал исемендәге бульварда һәм "Южный" агросәнәгать паркында. Сатуга үз продукциясен Сарман һәм Мөслим муниципаль районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алып килә.
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы ярминкәләре Яшел Үзән муниципаль районының “Яңа Тура” технополисы территориясендә оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз