news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шикәр заводында гадәттән тыш хәлдә зыян күрүчеләрнең барысы да үлгән

Җинаять эшенең квалификациясен үзгәртү мәсьәләсе хәл ителә

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Табибларның бар тырышлыгына карамастан, "Зәй шикәре" ААҖдә гадәттән тыш хәлдә зыян күрүчеләрнең өчесе дә үлгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Зыян күрүчеләрнең беренчесе кичә иртән якты дөнья белән хушлашкан иде. Искәртеп узабыз: 5 декабрьдә Зәй шикәр заводында производствода бәхетсезлек очрагы килеп чыга. 28, 37 һәм 49 яшьлек өч хезмәткәр 3,5 м биеклектәге резервуардан калдык массаны бушатыр өчен люкны ачкач, аннан 60 градустан югарырак температурадагы кайнар катнашма бәреп чыккан, алар шунда пешкән. 

Һәлакәт булган урынга 3 ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасы бара. Зыян күрүчеләрнең барысы да Зәй районы үзәк хастаханәсенең реанимация бүлегенә китерелгән. Шул ук көнне Чаллы ашыгыч ярдәм хастаханәсенең пешүләр һәм реанимация бүлекләре мөдирләре белән күчмә консультация оештырыла, Республика клиник хастаханәсенең реанимация бүлеге мөдире белән дә видеоконсультация үткәрелә.

Шул ук вакытта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, зыян күрүчеләрнең үлеменә бәйле рәвештә, җинаять эшен яңадан квалификацияләү мәсьәләсе хәл ителә. Башта гадәттән тыш хәл очрагы буенча РФ Җинаять кодексының 143нче маддәсе 1нче өлеше ("Җаваплы затның хезмәтне саклау таләпләрен бозып, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян салуы") буенча эш кузгатылган булган.            

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100