Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда шикәр заводларына 1,1 млн. тонна шикәр чөгендере китерелгән
ТР Президенты Р.Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә шул хакта һәм кырларда төгәллисе эшләр турында сүз булды
(Казан, 8 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасында шикәр заводларына 1,1 млн. тонна шикәр чөгендере китерелгән, бүгенгә 107 мең тонна шикәр җитештерелгән.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.
Николай Титов хәбәр иткәнчә, республика кырларыннан 1,5 мең гектар шикәр чөгендере, 14,4 мең гектар бөртеккә кукуруз, 32 мең гектар көнбагыш җыясы калган.
Ул шулай ук 2014 елның 10 аенда авыл хуҗалыгы пролукциясен җитештерү буенча төп күрсәткечләр турында хәбәр итте. Агымдагы елның 10 аенда авыл хуҗалыгы оешмаларында 285 мед тонна терлек һәм кош үсетрелгән (2013 елның дәрәҗәсенә карата 100 %), 953,3 мең тонна сөт савып алынган (2013 елның дәрәҗәсенә карата 105 %), 661,3 млн. йомырка җитештерелгән (2013 елның дәрәҗәсенә карата 103 %).
Тулырак Николай Титов октябрь аенда муниципаль районнарда, инвестор компанияләрнең авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт җитештерү турында сөйләде, шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләрендә уртача сатып алу бәяләре буенча мәгълүматлар китерде, дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз