news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шикәр чөгендеренең яртысыннан артыгы җыелган

Республикада уңдырышлылык та, тамыразык әзерләү һәм эшкәртү темплары да узган елга караганда югарырак.

Татарстанда шикәр чөгендеренең яртысыннан артыгы җыелган
архив

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда шикәр чөгендере 30,8 мең гектар мәйданда җыеп алынган, ягъни бу барлык мәйдандагы техник культураның 48 проценты дигән сүз.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 3 октябрьгә республикада 1 млн 328,8 мең тонна тамыразык җыелган. Узган елның шушы чорында 1 млн 272,7 мең тонна җыелган булган.

«Республикада шикәр чөгендереннән яхшы уңыш алынды. Бүгенге көнгә уртача уңыш — бер гектардан 431,4 центнер. Узган елның шушы датасына караганда 82,6 центнерга күбрәк», - дип хәбәр итте министрлыкның игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Фәргать Зиннәтов.

Өч муниципаль районда уңдырышлылык гектардан 500 центнердан артык. Актаныш һәм Тәтеш районнарында гектарыннан 520 центнер, Зәй һәм Минзәлә районнарында бу культураның уңдырышлылыгы 465 һәм 462 центнер тәшкил итә. Бу республика буенча уртача күрсәткечтән дә артыграк.

«Бүген республиканың барлык өч шикәр заводы да татлы тамыр әзерләү һәм эшкәртү белән мәшгуль. 3 октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, 705,7 мең тонна чөгендер әзерләнгән, бу узган елның шушы чорына карата 105,4 процентны тәшкил итә», — диде Фәргать Зиннәтов.

Шул ук вакытта, министрлык вәкиле сүзләренә караганда, сезон башыннан бирле 498,4 мең тонна чөгендер чималы эшкәртелгән һәм 69,1 мең тоннадан артык шикәр комы әзерләнгән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100