news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә

Бүгенге көндә 16,7 мең тонна шикәр эшкәртелгән

(Казан, 5 октябрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Бүгенге көндә Татарстанның шикәр заводларында 16,7 мең тонна шикәр эшкәртелгән – республикада шикәр чөгендерен эшкәртү дәвам итә. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Бүгенге көндә шикәр чөгендере 20 мең гектар мәйданда җыеп алынган, бу планлаштырылган күләмнең 32 процентын тәшкил итә. 440 мең тонна татлы тамыр җыелган, уңыш гектарыннан уртача 219 центнер чыга. Шикәр чөгендере эшкәртү заводларына 300 мең тоннадан артык татлы тамыр озатылган, бүгенге көндә шуның 128 мең тоннасы эшкәртелгән. 16,7 мең тонна шикәр алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100