Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда шикәр чөгендере уңышын җыя башладылар
Беренче булып республиканың Сарман һәм Тәтеш районнары татлы тамыразыкны җыярга кереште
(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда шикәр чөгендере уңышын җыя башладылар. Беренче булып республиканың Сарман һәм Тәтеш районнары бу эшкә кереште.
Бу хакта “Тата-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Быел 48,3 мең гектар мәйданнан татлы тамыразыкны җыеп алырга туры киләчәк, бу, узган елга караганда, - азрак. Сентябрьнең икенче яртысында уңышны җыеп алугареспубликаның калган районнары да керешәчәк. Бу көннәрдә яуган яңгырлардан соң чөгендер өстәмә шикәр җыя. Быел 1,7 млн – 2 млн тонна татлы тамыразык җыеп алырга планлаштыралар, дип белдерделәр аграр ведомствода.
Искәртеп узабыз, татарстанлыларның еллык шикәр ихтыяҗы 150-160 мең тонна тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз