news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шикәр чөгендере уңышы узган ел күрсәткеченнән 31,7 процентка артык

Татлы тамыр җитештерү күләме буенча Зәй, Буа һәм Сарман муниципаль районнары алда бара.

Татарстанда шикәр чөгендере уңышы узган ел күрсәткеченнән 31,7 процентка артык
архив

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Республикада шикәр чөгендере уңышы узган ел күрсәткеченнән 31,7 процентка арткан. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 7 ноябрьгә республикада шикәр чөгендере 63,2 мең гектардан алынган, ягъни бу культура мәйданнарының 99 проценты. 2 млн 774,4 мең тонна татлы тамыр җыелган, узган елның шушы чорында ул 2 млн 131,7 мең тонна алынган.

«Республика буенча шикәр чөгендеренең уртача уңышы гектардан 438,9 центнер тәшкил итә, бу узган ел күрсәткеченнән 105,8 центнерга яисә 31,7 процентка артыграк», – дип хәбәр итте Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Фәргать Зиннәтов.

Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, әлеге культураның иң зур уңышы Тәтеш районында – бер гектардан 532 центнер. Бу күрсәткеч буенча икенче урында Зәй районы - 516 центнер, өченче урында Минзәлә районы, анда гектарыннан 506 центнер уңыш алынган.

«Иң күп шикәр чөгендере Зәй районында җыелган – 481,8 мең тонна. Шулай ук Буа һәм Сарман районнары да шикәр чөгендере җитештерү буенча лидерлар рәтендә, аларның күрсәткечләре – 359,8 мең тонна һәм 355,9 мең тонна», – диде Фәргать Зиннәтов.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, 6 ноябрьгә ил буенча тулаем алганда, 1,07 млн гектар мәйданнан шикәр чөгендере казып алынган, ягъни чәчелгән мәйданның 93,1 проценты (2018 елда – 1,05 млн). Шул ук вакытта 49,5 млн тонна (2018 елда – 38,7 млн тонна) уңыш җыелган, уңдырышлылык бер гектардан 464,7 центнер (2018 елда-369,4 центнер) булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100