news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шикәр чөгендере, рапс һәм бәрәңге уңышын җыеп алу дәвам итә

Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында ТР Президенты видеоконференция режимында үткәргән киңәшмәдә белдерелде

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда шикәр чөгендере, рапс һәм бәрәңге уңышын җыеп алу дәвам итә. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында үткәргән киңәшмәдә белдерелде.

ТР вице-премьеры –  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов искәрткәнчә, соңгы атнада һава торышы яхшы тора һәм авыл хезмәтчәннәре аннан файдаланып калырга тырыша. Татарстанда шикәр чөгендере биләгән мәйданның 47 процентыннан 744 мең тонна уңыш җыеп алынган, уртача уңыш гектарыннан 326 центнер тәшкил итә. Әле татлы тамыразыкның үсүе күзәтелә, шуңа киләчәктә югары уңыш алу өчен эш темпы акрын бара.

Шикәр заводларында 200 мең тоннадан артык чөгендер эшкәртелгән, 24 мең тонна шикәр җитештерелгән. “Республика ихтыяҗы шикәр белән  тулысынча тәэмин ителәчәк”, - дип белдерде М.Әхмәтов.

13 мең гектардан рапсны җыеп аласы калган, уртача уңыш гектарыннан 12 центнер тәшкил итә.
“Уңыш бар, культура керемле, - дип билгеләп үтте министр. – Актаныш районы гектарыннан 21 центнер уңыш алып, һәр гектардан 20 мең сум табыш ала, ә чыгым 10 мең сум булган. Бу культура бик файдалы. Аның белән җитди шөгыльләнергә кирәк", - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.

Татарстанда 545 гектардан бәрәңгене җыеп аласы калган. Уртача уңыш гектарыннан 192 центнер тәшкил иткәндә, 117 мең тонна уңыш алынган. “Әлбәттә, кешеләрнең куллану структурасы үзгәрә, әмма бәрәңгегә ихтыяҗ кала, сыйфат буенча таләпләр дә югары”, - дип билгеләп үтте М.Әхмәтов.

Министр бәрәңге кырлары мәйданнарының кимегәнен билгеләде һәм район башлыкларының игътибарын бәрәңгенең югары табышлы культура икәненә юнәлтте.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100