news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шикәр чөгендере мәйданнарының яртысыннан уңыш җыелган

Республикада урып-җыю кампаниясенең лидеры - Тукай районы, диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Иртә өлгерә торган бөртекле культуралар буенча Татарстанда 4 млн 250 мең тонна уңыш җыеп алынган, тагын 200 мең тоннага якын кукуруз алу планлаштырыла. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тукай районы Татарстан буенча урып-җыю кампаниясенең лидеры булып тора, диде Премьер-министры урынбасары — ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә. 

Киңәшмәне барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

«Ашлык күләме 175 мең тонна тәшкил итте, бер гектардан 40,4 центнер уңыш алынган. Уңыш күләме буенча икенче урында Мамадыш районы (40,2 ц/га) тора. Анда 135 мең тонна яңа уңыш җыелган. Зәй һәм Актаныш районнарында да уңышның күрсәткечләре югары (40 ц/га)», диелгән хәбәрдә.

Бүгенгә 33,8 мең га мәйданнан (53 процент) шикәр чөгендере җыеп алынган. 1 млн 464 мең тоннадан артык татлы тамыразык җыелган. Республиканың шикәр заводларында 74,2 мең тонна татлы продукция җитештерелгән, диде министр.

Моннан тыш, аның мәгълүматларына караганда, бәрәңге мәйданнарының 83 процентыннан (4,4 мең га) уңыш җыеп алынган. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 127 мең тонна уңыш җыеп алган.

Марат Җәббаров октябрь ахырында техниканы кышкы саклауга куюның кабул ителәчәген әйтте һәм хуҗалык җитәкчеләрен машина-трактор паркларында тәртип урнаштырырга өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100