news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шикәр чөгендере мәйданнарын арттыралар

Эшкәртүче заводларның җитештерү куәтләре арткан

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бу сезонда Татарстанда шикәр чөгендере чәчеләчәк мәйданнар арттырыла, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан.

Узган ел татлы тамыразык 48,3 мең гектар мәйданда үстерелгән. Быел чөгендер 56 мең гектарда чәчергә планлаштырыла.

Аграр ведомствода хәбәр итүләренчә, бу әлеге техник культураның ТР бюджетына сизелерлек табыш китерүе белән бәйле. Өстәвенә, эшкәртү заводларының җитештерү куәтләре дә арткан. Шикәр комына ихтыяҗ беркайчан да кимемәгәнне дә истә тоту зарур.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100