news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шикәр чөгендере барлык мәйданның яртысыннан җыеп алынды

Бер гектардан уртача уңыш – 347 центнер.

(Казан, 30 сентябрь "Татар-информ"). Татарстанда шикәр чөгендерен уңышын җыеп алу экваторына якынлаша. 28 сентябрьгә тамыразык 48 процент мәйданда җыеп алынган. Миллион тоннадан артык тамыразык җыелган, бер гектардан уртача уңыш – 347 центнер. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

“Планлы режимда эшкәртү бара. Әлегә җитештерүчәнлек тәүлегенә - 17 мең тонна. Бүгенге көндә яңа уңыштан 51 мең тонна шикәр комы бар”, - диде ТР Премьер-министры урынбасары, республиканың Авыл хҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Республикада, 2017 ел белән чагыштырганда, быел шикәр чөгендере аз чәчелгән, уңыш күләме начар түгел, дип бәялиләр. Ә шикәр комының базар бәяләре рентабельлеккә өметләндерә ала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100