news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шикәр чөгендере алу темплары узган елгыдан түбән

Быелгы җәйнең коры килүе үзен сиздерә, нәтиҗәдә туфрак сизелерлек тыгызланды

(Казан, 29 сентябрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда 16,4 мең гектар мәйданда шикәр чөгендере алынган, бу планлаштырылган күләмнең 26 процентын тәшкил итә. Быелгы җәйнең коры килүе үзен сиздерә, нәтиҗәдә туфрак сизелерлек тыгызланды. Узган ел әлеге чорда татлы тамыр 41 процент мәйданда җыеп алынган иде. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
354 мең тонна татлы тамыр казып алынган, уңыш гектарыннан уртача 215 центнер тәшкил итә. Узган ел уңыш гектарыннан уртача 308 центнерга җиткән иде. Сүз уңаеннан, быел шикәр чөгендере 63 мең гектар мәйданны били. Бу узган елга караганда 2 мең гектарга артыграк.
Әлеге культураны казып алуда Сарман районы чөгендер үстерүчеләре әйдәп бара, алар 101,5 мең тонна татлы тамыр җыеп алган инде. Уңыш гектарыннан уртача 265 центнер тәшкил итә. Зәй районында – 92,3 мең тонна (уртача уңыш – 230 центнер), Нурлат районында – 41,1 мең тонна (200 центнер), Буа районында 40 мең тонна (182 центнер) шикәр чөгендере казып алынган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100