news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда шикәр чөгендере алу буенча лидер районнар билгеле

Бүгенгә 1,4 млн тонна чөгендер алынган, Зәй, Сарман һәм Мөслим районнары лидерлар рәтендә.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Бүгенгә Татарстанда шикәр чөгендеренең 60 процент мәйданыннан уңыш җыеп алынган. Бу турыда Татарстан вице-премьеры – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә барлык районнар белән видеконференцэлемтә режимында узды. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенгә 1,4 млн тонна чөгендер алынган. Зәй, Сарман һәм Мөслим районнары лидерлар рәтендә, диде докладчы.

Көнбагыш җыяр вакыт та җитте, республика кырларында бу культура 124 мең гектарга утыртылган, шуның 10,5 мең гектарыннан уңыш җыелган, дип билгеләп үтте М.Әхмәтов.

Туфракны җәйге-көзге эшкәртү эшләре 1,65 млн гектарда башкарылган – бу гомуми күләмнең 84 проценты.

news_right_1
news_right_2
news_bot