news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстанда шикәр чөгендере 70 процент мәйданда казып алынган

995,7 мең тонна татлы тамыр җыелган

(Казан, 21 октябрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстанда шикәр чөгендере 42,5 мең гектар мәйданда казып алынган, бу планлаштырган күләмнең 70 процентын тәшкил итә. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Барлыгы 995,7 мең тонна татлы тамыр җыеп алынган. Республика буенча уңыш гектарыннан уртача 234 центнер тәшкил итә.
Зәй районында әлеге авыл хуҗалыгы культурасын җыю эшләре уңышлы бара, биредә 239,9 мең тонна татлы тамыр эшкәртүгә озатылган инде. Уңыш гектарыннан уртача 280 центнер тәшкил итә. Сарман районында – 180,2 мең (уңыш гектарыннан 349 центнер чыга), Буа районында – 126,4 мең (190 центнер), Нурлат районында 120,5 мең тонна (202 центнер) шикәр чөгендере казып алынган.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Татарстанда 50 мең тоннага якын шикәр комы җитештерелгән, аңа ихтыяҗ 150 мең тонна тәшкил итә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100