Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда шифаханәләргә юлламаларны онлайн-броньлау сервисы оешты
Кулланучылар Татарстан шифаханәләренә урыннарны тәүлек буе - 24 сәгать дәвамында броньлый ала.
(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстанда республика шифаханәләренә юлламаларны онлайн-броньлау сервисы эшли башлады, дип анонслый Татарстанның туризм буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте.
Проект «Татарстан шифаханәләре» республика санатор-курорт учреждениеләре ассоциациясе һәм туристлык операторлары компаниеләре белән берлектә эшләнгән. Хәзерге вакытта ун шифаханәдә урыннарны алдан алып куеп була, алга таба бу исемлектәге шифаханәләр саны артачак.
Объект турында барлык мәгълүмат сайтта күрсәтелә һәм урын алып кую, түләү эшләрен тәүлекнең 24 сәгатендә дә башкарырга мөмкин.
Искәртеп үтик, «Татарстан шифаханәләре» республика санатор-курорт учреждениеләре ассоциациясе 2015 елның августында оешты. Аның составына Татарстанның киләчәктә эшләве ышанычлы булган 24 дәвалау учреждениесе керә. 2017 елда шифаханә-курорт комплексын таныту һәм ихтыяҗны белү өчен, ассоциация «Татарстанда ял ит» реклама-мәгълүмат кампаниясе уздырырга ниятли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз