news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Шиһабетдин Мәрҗаниның 200 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек башланды

Бәйрәмне уздыру турындагы Указ Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган.

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ"). 2018 елда Татарстанда бөек татар дин әһеле, фәлсәфәче, тарихчы һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 200 ел булу уңаеннан бәйрәм чаралары узачак. Бәйрәм уздыру турындагы Указ Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган һәм ул Татарстан Хөкүмәте рәсми интернет-порталында басылган. Указ имзаланган вакыттан үз көченә керә.

Указ нигезендә, Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 200 ел булу уңаеннан бәйрәм чаралары уздыру буенча оештыру комитеты төзеләчәк һәм ул расланачак. Оештыру комитетын Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җитәкләячәк.

Яңа төзелгән структурага Татарстан Министрлар Кабинеты белән бергәләп, төп юбилей чаралары планын эшләүгә ике ай вакыт бирелә, аннан аларны тормышка ашыру контрольдә тотылачак.

Муниципаль район һәм шәһәр округы башлыкларына бөек татар галиме һәм мәгърифәтчесе юбилее чараларын әзерләү һәм үткәрүдә актив эшчәнлек алып бару тәкъдим ителә.

Искәртеп үтик: Шиһабетдин Мәрҗани хәзерге Әтнә районының Ябынчы авылында 1818 елның 16 гыйнварында дөньяга килгән. Аның тарафыннан 30 әсәр, шул исәптән үз чорына карата яңа дини-реформа идеяләрен бирүче “Нәзратуль-хакк” китабы язылган.

Үз эшчәнлегендә фәлсәфәче һәм галим татар халкы иҗтимагый тормышын яңарту һәм заманча белем бирүдә мөмкинлекләр тудыру турында фикерләрен җиткергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100