news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шәһәр яны тимер юл транспортыннан 6 млн артык пассажир файдаланган

Әлеге күрсәткеч, узган ел белән чагыштырганда, 104,6 процентны тәшкил итә.

Татарстанда шәһәр яны тимер юл транспортыннан 6 млн артык пассажир файдаланган
Александр Эшкинин/архив

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарстанда 2018 елда шәһәр яны тимер юл транспортында 6,36 млн пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар йөртү 4 проценттан артык. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров хәбәр итте.

Әлеге күрсәткеч, узган ел белән чагыштырганда, 104,6 процентны тәшкил итә. Республикада 111 шәһәр яны тимер юл маршрутына 38 поезд хезмәт күрсәтә. 2018 елгы эш нәтиҗәләре буенча тимер юл транспортында 6,36 млн пассажирга хезмәт күрсәтелгән.

"Әлеге саннар узган ел белән чагыштырганда, 104,6 процентны тәшкил итә. Шул исәптән 295,026 мең ташламалы категориягә ия булучы гражданнар белән 636,562 мең студент һәм мәктәп укучысына. 2017 елда 6,08 млн пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Агымдагы елда “Содружество” шәһәр яны пассажир компаниясе табышы 377,1 млн сум тәшкил иткән, чыгымнарнар саны – 672,9 млн сум”, - диде ул.

Андрей Егоров хәбәр итүенчә, Түбән Камадан Ижевскига һәм кире юнәлештә поездлар 9 декабрьдән һәркөнне йөри башлаячак. Шулай ук хәзерге вакытта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Казаннан Симферопольгә турыдан-туры поезд йөрү хакында сөйләшүләр алып барыла.

Министр урынбасары Татарстан Республикасы буенча тимер юл транспорты белән 15,87 млн тонна йөк ташылганың билгеләп узды. Узган ел белән чагыштырганда үтәлеш 104 процентны тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100