news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүчеләр бала тапкан өчен пособие алачак

25 яшь тулмаган хатын-кызларга беренче бала тапкан өчен 50 мең сум, 29 яшьтән яшьрәк хатын-кыз өченче баласын тапкач, 100 мең сум бирәләр.

(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Хөкүмәте шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүчеләрне бала туган өчен бер тапкыр пособие алучылар исемлегенә керткән. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинның шул хактагы карары рәсми хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Хәзер бала туган өчен бер тапкыр бирелә торган пособиены авылда гына түгел, шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүчеләр дә алачак. Шулай итеп, 25 яшь тулмаган хатын-кызларга беренче бала тапкан өчен 50 мең сум, 29 яшьтән яшьрәк хатын-кыз өченче баласын тапкач, 100 мең сум бирәләр.

Түләүләрне алу өчен яшәү урыны буенча республика матди ярдәм үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100